Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юлга ятып машина туктатырга җыенган хатын-кыз һәлак булган

Кичә кич Казан–Кама Тамагы автомобиль юлының 7нче чакрымында 43 яшьлек хатын-кызны машина бәрдергән.

Татарстанның Югары Ослан районында яшәүче 43 яшьлек хатын-кыз, юлга ятып, машина “тотарга” тырышкан. Әмма аны машина бәрдереп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«24 март кичендә Казан – Кама Тамагы автомобиль юлының 7 нче чакрымында, Мулланур Вахитов исемендәге авыл янында, «Лада» автомобиле 43 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Хатын-кыз республиканың Югары Ослан районында яшәүче булган. ЮХИДИ инспекторлары ачыклаганча, хатын-кыз юлда машиналарга ташланган һәм аларны туктатырга омтылган», – дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Машина йөртүчеләр, җәяүлене күреп, аны әйләнеп узарга тырышкан. Бераздан бу хатын-кыз машиналар йөри торган юлга яткан. «Лада» җиңел машинасын йөртүчесе юлда яткан хатынны күрми калган һәм аны таптаткан. Машинадан чыккач, ир-ат юлда яткан хатын-кызны күргән. Ул шунда ук ЮХИДИ инспекторларын һәм табибларны чакырткан.

Алынган җәрәхәтләрдән хатын-кыз һәлакәт урынында үлгән.

Полицейскийлар юл-транспорт һәлакәте вакытында хатын-кызның исерек хәлдә булганлыгын ачыклаган. Өстәвенә, һәлак булган кеше психоневрология диспансерында исәптә торган.

Фото: https://pixabay.com | mohamed_hassan

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев