Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанның элеккеге вице-премьеры Владимир Швецовны кабат тоткарладылар

Тикшерү Татарстанның элеккеге транспорт министрына карата яңа эш кузгаткан.

Татарстанның элеккеге транспорт министры, Татарстан Премьер-министрының элеккеге урынбасары Владимир Швецов кабат тоткарланган. Бу хакта “Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак хәбәр итте. Швецовка карата яңа җинаять эше кузгатылган.

Быел гыйнвар ахырында Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең, шулай ук Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе оператив хезмәткәрләре Швецовны улы Владимир Швецовка карата кузгатылган җинять эшенә катнашы барлыкта шикләнү буенча тоткарлаган иде.

Ул чакта өлкән Швецов хастаханәгә эләгеп, тикшерү аны беренче таләп белән килү турында йөкләмә белән җибәргән булган. Хәзер, агентлык әңгәмәдәше мәгълүматлары буенча, тикшерү экс-министрга карата башка чикләү чарасы таләп итәчәк.

Владимир Швецовның улы “Пассажир автотранспорт комбинаты” җәмгыяте мөлкәте залогы белән булган махинацияләрдә шикләнелә. Нәтиҗәдә фирмага 60 млн сумлык зыян салынган.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев