Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада полицейский Динар Саматов белән хушлашырга йөзләгән кеше килде

Хушлашу бүген иртән Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе бинасы янында башланды.

Түбән Камада 33 яшьлек полицейский Динар Саматов белән хушлашырга йөзләгән кеше килде. Бу хакта «НТР-24»телеканалы хәбәр итә.

В Нижнекамске прощаются с погибшим полицейским Динаром Саматовым

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе янында иртәнге сәгать сигездә һәлак булган Динар Саматов белән хушлашу башланды. Динар Саматовны соңгы юлга озатырга йөзләгән кеше килде. Анда һәлак булган полицейскийның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары һәм шәһәрнең битараф булмаган кешеләре җыелды.

Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» элек Түбән Кама Эчке эшләр идарәсе янында кичә фаҗига булганлыгын хәбәр иткән иде. Көллиятнең 19 яшьлек студенты полицейский янына арттан килеп, муенына берничә тапкыр пычак белән адый. Динар Саматов җитди яралануга карамастан, ахыргача һөҗүмчене тоткарларга тырышкан.

Хезмәттәшләренә ярдәмгә ике полиция хезмәткәре ташлана, аларның берсе җинаятьчене зарарсызландыра һәм аңа ата.

Алган җәрәхәтләрдән полицейскийның гомере ашыгыч ярдәм машинасында өзелгән. Динар Саматов Түбән Кама районының Тоба авылында җирләнәчәк. Динар Саматовның хатыны һәм пенсионер әти-әнисе калды.


 

Фото: ntr-24.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев