Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Юл-трансопрт һәлакәтендә ике кеше имгәнгән

Юл һәлакәте кичә кич 21.00 сәгать тирәсендә булган.

Чистайда 12 модельле «Лада» һәм «Лада Калина» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Һәлакәт җомга, 18 октябрьдә, Карл Маркс урамында 21.00 сәгать тирәсендә булган. Ике җиңел машина юл бүлешә алмаган. Бәрелешкәч, ике автомобиль дә юл кырыена чыккан.

Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» һәм «Лада Калина» автомобильләрендәге берәр пассажир зыян күргән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Чыганак: tatar-inform.tata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев