Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Юлдан бара торган машинаны яшен суккан

Новосибирск шәһәрендә көчле яңгыр вакытында юлдан бара торган машинаны яшен суккан. Бәхеткә, беркем дә имгәнмәгән. Моны күреп торган шаһитлар бик куркып калган. Әлеге кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.

Вакыйга 15 сентябрьдә көндезге өч тирәсендә Бердский шоссесында була. Акрын гына бара торган Toyota RAV4 машинасына ике тапкыр яшен суга. Шуннан соң автомобиль юлда туктап кала. 

"Мин башта безнең машинага яшен сукты дип торам. Ут чаткысыннан берничә секундка сукыраеп калдым, рульгә чытырдатып ябыштым", - дип сөйли Галина исемле хатын. Ул бу вакыйганың шаһите булган.

Галина сүзләренчә, кроссовердагы кешеләр имгәнмәгән. Машинаны йөртүче үзе туктаткан. Ул җимерелгән урыннарны карарга чыккан. Яшен артык тәрәзәгә тигән, пыяла ярылып киткән, башка урыннарда җимерекләр булмаган.

"Вести Новосибирск" хәбәр иткәнчә, машинаның кузовы Фарадей читлеге ролен үти һәм электр корылмасын салонга уздырмый.

Фото: Социаль челтәрләр

intertat.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X