Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба – Лесхоз юлында юл-транспорт һәлакәте

23 октябрьдә көн уртасында Саба – Лесхоз юлында юл-транспорт һәлакәте булды. Юхидиның район бүлэкчәсеннән хәбәр итүләренчә. “ВАЗ” автомобилендә Кукмарадан Сабага таба баручы 1982 елгы ир кеше, тизлекне күпкә арттыруы сәбәпле, идарәне югалтып, каршыга килүче транспорт чарасы өчен билгеләнгән полосага чыга һәм “KIA RIO” белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә  йөртүчеләр икесе дә авыр тән җәрәхәтләре  алып, Саба үзәк хастаханәсенә китереләләр. Автомобильләргә  килгән зыянны  күзаллау өчен фотоларга карау да җитә. “ВАЗ”ны  йөртүче 2016-2017 елларда юл хәрәкәте  кагыйдәләрен бозганы  өчен 5 тапкыр  административ  җаваплылыкка тартылган. Соңгысы 2017 елның 22 октябрендә генә.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев