Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабадагы җаваплылыгы чик­ләнгән “Рамазан”, “Яшен” җәмгыять­ләреннән көн саен 80нән артык шофер юлга кузгала.

Шуларның 24е – укучыларны мәктәпләргә йөртүчеләр, 30ы аерым рейсларга чыгучылар. Шо­фер­ларның күбесендә 2шәр-3әр автомобиль. “Әле моңарчы күбрәк “Хундай“ йөк машинасында эшләдем. Җәйдә район авыллары урамнарына вак таш, ком ташыдым. Хәзер “Фиат-Дукато” автобусына утырасы була.

Күп гомеребез юлда  үтә. Өйдәгеләрем эшемне аңлап  кабул  итәләр.  Кайчан  кайтып  керсәм  дә, шатланып каршы алучыларым  бар”,– ди 2009 елдан “Яшен”дә һәм “Рамазан”да эшләүче  Фәнис Төхбәтуллин. Шулай ук Татар Икшермәсеннән Ай­дар Хәмидуллинның да оешмада автобус йөртә башлаганына 10 елга  якын. “Автотранспорт предприятиесендә эш беткән вакыт иде. Рамазан Сәгыйтович үзе чакырып  алды. Шуннан   бирле укучыларны  йөртәм. Хәзер  көрәш түгәрәгенә Икшермә, Шытсу  якларыннан егетләр  алып  киләм. Хәзер тизлекне 60тан арттырырга да  ярамый, акрын барып та  ерак китәбез. Өйгә сәгать 9ларга кайтып керәбез инде, кайчак 10да-11дә була. Эшең шул булгач, зарлана  алмыйсың. Иң мөһиме, имин йөрергә  язсын”,– ди тәгәрмәчләрен  кышкыга  алыштырып юлга  кузгалучы йөртүче.  Иминлек – төп шарт. Диспетчер Әнисә Ганиева әйтүенчә, укучылардан тыш, шимбә-дүшәмбе шоферларга 230 аграр  көллият студенты да ышанып тапшырыла. Ул  көнне ике оешма  коллективын Казанга  мәдәни экскурсиягә алып баручы  шоферларга да юллама  язды диспетчер. “Яшен” җәмгыятенә Теләчедән, хәтта Балык Бистәсеннән дә транспорт мәсьәләсендә еш мөрәҗәгать итәләр.  Техникага даими ихтыяҗ  килеп  чыга торган юридик хатлар исемлегендә 40ка якын  оешма  бар. Нинди генә заявкалар  алынмый. “Барысын да эшлибез. Роддомнан бала алып кайтырга  чакыручы  гына  юк”,– дип шаяртты иртәнге 7дә путевка  алучыларның берсе.

  Эш  күрсәткечләренә  килсәк, агымдагы  елның 9 аенда “Яшен”  47611 мең, “Рамазан” җәмгыяте 15860 мең сумлык  хезмәт   күр­сәткән. Былтыргының шул  чорындагыга карата  үсеш тәэмин ителгән. Коллективның  уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Оешмада барлык техника  йөртүчеләрне дә тигез   күрәләр. “Кемнәр әйбәт эшли?” дигән сорауга җавап көтмә дә. Шулай да быел һөнәри бәйрәмдә шоферлардан  Руслан Галимуллин,  Фәрит Гыйльметдинов, Марат Сафин, диспетчер Алисә Хөсәенова,  слесарь Рифат Зәйнуллинның хезмәте Рәхмәт  хатлары  белән  билгеләп  үтеләчәген белә  алдым. Моңа барысы да лаек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев