Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тимершыкта кисәттеләр, аңлаттылар,укырга чакырдылар

Бала һөнәр сайлау бе­лән кызыксына башлаганда экипировка да роль уйнарга мөмкин. Ян­гын сүндерүче, коткаручы, полицейский, юл-патруль хезмәте киемнәре яшүсмерләрнең игътиба­рын җәлеп итми кала алмый.

. Узган җомгада Тимершык мәдәният йортында Мичән, Югары  Симет,  Олы Шыңар, Тимершык мәктәпләренең VIII, Х сыйныф укучылары өчен оештырылган профилактик чара әлеге хезмәтләрне башкаручыларның эпи­ки­ровкасын презен­тация­ләүдән башланып китте дә. Иң элек полициянең Тимершыктагы  участок  вәкаләтлесе Марат Гатин сүз алып, авыл җирлегендә яңа профилактик өйрә­нүләргә нигез салынуын билгеләп үтте. Аннары  янгын   сүн­дерүчеләр, коткаручылар, полицейский, ЮХИДИ  хез­мәткәрләре үз карамакларындагы кораллар белән таныштырдылар, аларны эшкә җигеп тә   күрсәттеләр. Янгын сүн­дерүче киемен киеп карарга теләүче дә табылды, ә галәмәт авыр бронежилетны һәм шлемны тотып караудан узмадылар укучылар. Презентация беткәч, бер укучыдан: “Чара ошадымы?” дип  сораган идем дә, русча гына  аңлый булып  чыкты. Сорауны кабатлагач: “Да, понравилось”, дип җавап  кайтарды, әмма кем буласын әлегә хәл итмәгән иде үсмер егет.

  Көч структураларын­да эшләү өчен физик әзерлек  кенә  аз, җәм­гыятькә әхлакый  яктан лаеклы  булып та  үсәр­гә кирәк. Тәртип ягы чамалы яшьләрне андый эшкә  алмыйлар. Ә соци­аль  куркыныч һәм  зыянлы күренешләр алар­­­ны һәркайда  сагаларга   мөмкин. Чарада  кат­нашкан  район үзәк  хастаханәсе табиблары Ре­зеда Фәттахова, Илшат Мортазин, Миләүшә Йосыпова укучыларга ВИЧ инфекциясе, СПИД,  алкоголизм,  наркомания, үсмер  чорга хас төшенкелеккә бирелү халәте, суицид һәм алардан  саклану  турында  сөйләделәр. Район башлыгы  ярдәмчесе Ленар Шәйдуллин укучыларны социаль челтәрләрдә шикле сылтамалардан, террорчылык, экстремизм  күренешләреннән сак булу, балалар белән эш­ләүче инспектор Алина Романова  кичке 10нан соң урамда  йөрүне тыйган закон таләпләрен, Саба һәм Теләче районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге өлкән дознавателе Илдар Хуҗин  янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, ут афәтеннән сак булу   зарурлыгын аңлатып чыгыш  ясадылар. Хәрби комиссар Фәнис Закиров, район прокуроры  урынбасары Рәшит Ахунов  укучыларны үз ведомствлары  линиясе буенча  укырга  керергә  чакырдылар. Хәрби училище белем  алучыларга II курстан ук  15-20 мең  сум стипендия  вәгъдә ителде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев