Реклама
Тольятти, Ижевск, Йошкар-Ола, Казан шәһәрләреннән килгән спортчылар һәм аучылар өч төркемгә бүленеп ярышты.
"Сабантуй" спорт мәктәбенә йөрүче укучылар Инсаф Закиров, Айрат Ибәтуллин, Камил Мингәрәев II разрядлы спортчылар төркемендә катнашып, осталыкларын күрсәтте. Камил Мингәрәев шәхси беренчелектә I урынны алды. Башка разрядларда җиңүчеләр Самара, Ижевск, Тольятти шәһәрләреннән. Командалар беренчелегендә урыннар түбәндәгечә бүленде: 1.Тольятти. 2. Ижевск. 3. Йошкар-Ола.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз