Кичә, бүген, иртәгә

Балалар имгәнүен кисәтәбез

Күңелсез фактлар күбрәк теркәлүе Татарстанның 22 районында (шул исәптән Сабада да) күзәтелгән.

Агымдагы елның 9 аенда республикабыз юлларында балалар катнашындагы һәлакәтләр саны былтырның шул чорына караганда арткан. Күңелсез фактлар күбрәк теркәлүе Татарстанның 22 районында (шул исәптән Сабада да) күзәтелгән. Вәзгыятьне күздә тотып, республикабызда 1 ноябрьдән "Игътибар- балалар" профилактика чарасының III этабы башланды. Балаларның юлларда имгәнүен кисәтү чараларын үз эченә алган операция 10 ноябрьгә кадәр дәвам итә.


Нет комментариев