Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Гашыйклар көненә

    "Сабагаз" идарәсе сәнгать коллективы концерт программасы "Гашыйклар көне"нә багышлап әзерләнүе белән үзенчәлекле булды.

    Ирле-хатынлы Гатауллиннар, Галимовлар һәм Закировларның парлы дуэтлары тамашачының көчле алкышлары белән каршыланды. Сәхнәне Альбина Мөбарәкҗанова һәм Ландыш Гыймадиева куйган балалар, егетләр-кызлар бию коллективларының берсеннән-берсе оста биюләре бизәде. Соңыннан Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов коллективка рәхмәтен белдереп, хезмәттә һәм сәнгатьтә яңадан-яңа уңышлар теләде.

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: