Тимершыкта кисәттеләр, аңлаттылар,укырга чакырдылар
Бала һөнәр сайлау белән кызыксына башлаганда экипировка да роль уйнарга мөмкин. Янгын сүндерүче, коткаручы, полицейский, юл-патруль хезмәте киемнәре яшүсмерләрнең игътибарын җәлеп итми кала алмый.
. Узган җомгада Тимершык мәдәният йортында Мичән, Югары Симет, Олы Шыңар, Тимершык мәктәпләренең VIII, Х сыйныф укучылары өчен оештырылган профилактик чара әлеге хезмәтләрне башкаручыларның эпикировкасын презентацияләүдән башланып китте дә. Иң элек полициянең Тимершыктагы участок вәкаләтлесе Марат Гатин сүз алып, авыл җирлегендә яңа профилактик өйрәнүләргә нигез салынуын билгеләп үтте. Аннары янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, полицейский, ЮХИДИ хезмәткәрләре үз карамакларындагы кораллар белән таныштырдылар, аларны эшкә җигеп тә күрсәттеләр. Янгын сүндерүче киемен киеп карарга теләүче дә табылды, ә галәмәт авыр бронежилетны һәм шлемны тотып караудан узмадылар укучылар. Презентация беткәч, бер укучыдан: “Чара ошадымы?” дип сораган идем дә, русча гына аңлый булып чыкты. Сорауны кабатлагач: “Да, понравилось”, дип җавап кайтарды, әмма кем буласын әлегә хәл итмәгән иде үсмер егет.
Көч структураларында эшләү өчен физик әзерлек кенә аз, җәмгыятькә әхлакый яктан лаеклы булып та үсәргә кирәк. Тәртип ягы чамалы яшьләрне андый эшкә алмыйлар. Ә социаль куркыныч һәм зыянлы күренешләр аларны һәркайда сагаларга мөмкин. Чарада катнашкан район үзәк хастаханәсе табиблары Резеда Фәттахова, Илшат Мортазин, Миләүшә Йосыпова укучыларга ВИЧ инфекциясе, СПИД, алкоголизм, наркомания, үсмер чорга хас төшенкелеккә бирелү халәте, суицид һәм алардан саклану турында сөйләделәр. Район башлыгы ярдәмчесе Ленар Шәйдуллин укучыларны социаль челтәрләрдә шикле сылтамалардан, террорчылык, экстремизм күренешләреннән сак булу, балалар белән эшләүче инспектор Алина Романова кичке 10нан соң урамда йөрүне тыйган закон таләпләрен, Саба һәм Теләче районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге өлкән дознавателе Илдар Хуҗин янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, ут афәтеннән сак булу зарурлыгын аңлатып чыгыш ясадылар. Хәрби комиссар Фәнис Закиров, район прокуроры урынбасары Рәшит Ахунов укучыларны үз ведомствлары линиясе буенча укырга керергә чакырдылар. Хәрби училище белем алучыларга II курстан ук 15-20 мең сум стипендия вәгъдә ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев