ҖЫЛЫ СҮЗ КАНАТЛАНДЫРА

"Балкыш" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Шәмәрдәндәге тернәкләндерү бүлегендә ел әйләнә өлкән буын кешеләре сәламәтлекләрен ныгыталар.
Биредә ял итүчеләр рәхмәт сүзләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Кайсы белән генә сөйләшсәк тә, вакытны файдалы һәм күңелле итеп оештыру өчен барлык шартлар да тудырылуын әйтәләр. "Игенче" колхозында (хәзер "Алтын Саба-М" җәмгыяте) кырык ел механизатор булып эшләгән, хезмәт елында 3нче дәрәҗә Дан орденына лаек булган Шәрифҗан Рамазанов бирегә беренче тапкыр гына килгәнлектән, сөйләр сүзләре дә күп. "Мондый рәхәт җир икәнлеген белмәдем, әллә кайчан килә идем",- ди ул. "Быел безгә дә бәхет елмайды, чын санаторийда ял иттек",- дип куанычларын уртаклаштылар, Теләче районының Тактамыш һәм Баландыш авылларыннан килгән өлкәннәр. Саулыгын тернәкләндерүчеләр арасында Саба урта мәктәбендә озак еллар тарих фәненнән белем биргән Фирая Закирова, 36 ел район газетасы редакциясендә шофер булып эшләгән Фиргать Исламов та үзәктәге шартлардан канәгать булуларын әйттеләр. Биредә ял итүчеләрнең күңелләрен күтәрү өчен төрле чаралар һәм экскурсияләр оештырыла.
Биредә без шушы көннәрдә Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган җанга ятышлы чарада катнаштык. Үзәккә өлкәннәрне тәбрикләү өчен Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, район халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, "Балкыш" үзәге җитәкчесе Рөстәм Равилин килде. Таһир Габдерахман улы районыбыз яңалыклары белән таныштырды, өлкәннәрне канатландыра торган матур сүзләрен кызганмады. Өлкәннәргә бәйрәм бүләкләре тапшырылды. "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында оештырылган волонтерлар чыгыш ясады.
Аннары сәхнә Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Тулган ай" ансамбленә бирелде. Яшь күңелле өлкәннәр берләшеп оештырылган бу ансамбль үзенең бай концерт программасы белән сокландырды. Аларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелеп каршыланды.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
Г.Галимуллина.
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 08:29«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр Республика шахмат-шашка турнирында катнаштылар 19 май көнне "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр социаль хезмәт алучылар арасында Республика шахмат-шашка турнирында катнаштылар.2400
-
22 май 2022 - 19:58Мари иле республикасында «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсы узды Мари иле республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында сабалылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.11700
-
22 май 2022 - 16:101,5 мең сум өчен бер ир-ат анасының авызына аш серкәсе кислотасы салган Ставрополь краенда 44 яшьлек ир-ат үз анасын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда прокуратурага сылтама белән "Комсомольская правда" хәбәр итте.14000
-
22 май 2022 - 12:59Килдебәк авылы мәдәният йортында балалар өчен «Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар 21 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен «Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар.13400
-
22 май 2022 - 10:24Суд карарлары көченә керде Агымдагы елның 20 мартында Килдебәк авылы кешесе Равил Вафин Байлар Сабасында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә автомобиль белән идарә итә. Ул аңарчы да административ җаваплылыкка тартылган була. Бу юлы аңа КоАПның 12.8нче статьясы I бүлеге нигезендә материаллар әзерләнеп, район судына җибәрелде. Хөкем итүче каршында Р.Вафин үзенең гаебен танып, күрсәтмәләр бирде. Суд карары нигезендә ул бер ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штрафка тартылды. Шулай ук 14 мартта “ИЖ-27175-037” машинасы белән төнге сәгатьтә Шәмәрдәнне урап узучы юлдан барганда туктатылган Илшат Хәбибуллинның да исерек икәнлеге ачыклана. Аңа карата кузгатылган административ хокук бозу турындагы эш тә җәмәгать судьясы тарафыннан каралып, законлы көченә керде. И.Хәбибуллинга 30 мең сум күләмендәге штрафны 60 көн эчендә түләргә туры киләчәк. Ә машина йөртү таныклыгын ел ярымнан соң гына алачак.25100
-
22 май 2022 - 09:0822 майга һава торышы һәм ай календаре 22 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, шулай ук көндез дә кыска вакытлы явым-төшем көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Ә көндез һава температурасы +7..+12 градус фаразлана.15900
-
22 май 2022 - 08:03Кукмарада Бөтендөнья скандинавиячә йөрүчеләр көненә багышланган фестиваль була 22 майда 10.00 сәгатьтә Кукмара чаңгы базасында Бөтендөнья скандинавиячә йөрүчеләр көненә багышланган фестиваль була.15300
-
21 май 2022 - 19:58Йөз яшьлек һаман яшь пионерия Әлеге дата уңаеннан Эзмә урта мәктәбендә пионериянең тарихи үткәненә багышланган тантаналы дружина сборы үткәрелде. Укучылар Бөтенсоюз пионер оешмасы тарихы белән таныштылар.31400
-
21 май 2022 - 16:58Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы белән котлады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көнне бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгать итте20200
-
21 май 2022 - 16:58Татарстанда йомырка, кәбестә һәм кыяр арзанайды Узган атнада, 6-13 майда, Татарстанда кайбер азык-төлек товарларының бәясе төште. Бигрәк тә тавык йомыркасы арзанайган. Бу чорда ул 5 процентка төшкән, аның дистәсе 77 сум булса, хәзер 73 сум тора.22400
-
21 май 2022 - 14:44Башкортстанда үчле хатын биш авылдашы йоклап яткан өйгә ут төрткән 19 майга каршы төндә Башкортстанның Кушнаренко авылында шәхси йортта янгын чыга. Узып баручылар утны күрә һәм коткаручылар чакыра. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.27600
-
21 май 2022 - 13:36Ни өчен туңдыргычка тимер акча куялар? Тәҗрибәле хуҗабикәләр суыткычның туңдыргычы киштәсенә тимер акча куеп калдыралар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.31800
-
21 май 2022 - 12:01Судка барасың килмәсә – түлә Торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп бармасаң прокуратурага чакырыласыңны көт тә тор. Шушы көннәрдә күптармаклы җитештерү предприятиеләре, “ПЖКХ” идарәче компаниясе, “Татэнергосбыт”ның бердәм исәп-хисап, “Торак милекчеләре ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәкләре җитәкчеләре катнашында үткәрелгән бурычларны түләттерү мәсьәләләре буенча ведомствоара киңәшмәсендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре күп җыелган физик затлар җавап тотты.22600
-
23 май 2022 - 07:30"Изге Болгар җыены-2022"
-
19 май 2022 - 14:45Төбәк авылында һәйкәл ачылышы
-
18 май 2022 - 23:11Шагыйрь, язучы Рашат Низамиев белән очрашу
-
10 май 2022 - 20:22Сугыш каһарманы, 102 яшьлек Хаҗиәхмәт абый Әлмиев белән интервью
-
20 май 2022 - 16:4818 яшьлек егет бабасының муенына кылыч белән бәргән һәм бензин сибеп ут төрткән 11 майда Дагыстанның Избербаш шәһәрендә пенсионер ир-атны вәхшиләрчә үтерәләр. Җинаятьтә шикләнеп мәрхүмнең 18 яшьлек оныгын тоткарлыйлар. Егет сүзләренчә, ул бабасы белән соңгы очрашуга алдан әзерләнеп бара, салкын корал һәм бензин алып бара. Бу турыда Дагыстан Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.59600
-
20 май 2022 - 09:32Ел елга охшап килми: былтыр майдагы тансык яңгыр быел кыр эшләренең сузылуына китерде Сабада майда явым-төшем күләме 46,7 мм. булган, ягъни нормадан 27 процентка артык34600
-
22 май 2022 - 10:05Тарихи Болгар җирендә "Изге Болгар җыены-2022" узды Бәйрәм чарасында барысы 20 меңгә якын, районыбыздан 80нән артык кеше катнашты.33700
-
20 май 2022 - 10:58Рөстәм Ибраһимов: “Заказлар хәтта Саратовтан да килә” Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык, ди халкыбыз. Байлар Сабасында яшәүче Рөстәм Ибраһимов мең төрле һөнәр остасы гына түгел, кыйммәтле гәүһәр иясе дә.33001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика