Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

17 апрель көнне Түбән Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Сәламәтлек – зур байлык” дигән сәламәтлек дәресе үткәрделәр [+фоторепортаж]

«Язгы шәфкатьлелек атнасы» - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" ирекле акциясе кысаларында 17 апрель көнне Түбән Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре "Сәламәтлек - зур байлык" дигән сәламәтлек дәресе үткәрделәр.

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы дигән нәтиҗә ясалды.

Бу дәрестә авыл җирлеге башлыгы Булат Мавлетов катнашты. Ул төрле спорт төрләре буенча ачык тренировкаларны мавыктыргыч итеп оештырды.
Киләчәктә сәламәтлек агачыбыз корымасын, һәрвакыт кызыл алмаларга бай булсын, йөзләребездә алсулык һәм шатлык кимемәсен. Сәламәт һәм бәхетле булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев