Зилә смартфонлы булды
Шушы көннәрдә "Укучының мәдәни көндәлеге" сайтында "Каникулны файда белән" бәйгесенә йомгак ясадылар.
Бәйгедә 112 укучы катнашып, язгы каникулдагы шөгыльләре, файдалы эшләре турында язган, мавыктыргыч экскурсияләрдә алган тәэсирләре белән уртаклашкан иде. Бәйге Изге Болгар җирендә сәяхәттә булуы турындагы иншасы белән 205 тавыш җыйган Саба гимназиясенең I сыйныф укучысы Зилә Гыйззәтуллинага җиңү китерде. Зилә конкурсның төп призы смартфон белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев