Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

56 яшьлек “волга“

Байлар Сабасында яшәүче Рафик Һадиевның "Волга"сына - 56 яшь.

Зәңгәр төстәге "Волга" урамнан узып киткәндә әби-бабайлар яшьлеген искә төшерә, яшь-җилкенчәк фотосурәткә төшәргә ашыга. Әллә ничә чит ил машинасы алырлык акчасы булса да, "Волга"сына хыянәт итми, диләр аның турында. Бу хакта үзе:
-Алай ук бай түгел инде, шулай да бу машинага нәрсә булган, бервакыт юлда калдырганы юк, - дип машина кузовын яратып, сыпырып кына тора сөйләшкән арада да. -Карагыз сез аның ныклыгын. Хәзерге машиналарның калайларын тутырып карасаң, күп булса чиләк ярым калай чыга. Ә 50-60 елларда "Волга"ның кузовын махсус казанда кайнап торган кургашка төшереп эшләгәннәр, грунтовка ясаганнар, шуннан соң гына буяганнар, менә ни өчен нык ул.
Балачак хыялы кадерле була шул. Рафик та кечкенә чагында Казаннан Урта Сабага Сабантуйга кайтучы гел бер абзыйның "Волга"сына кызыгып йөри.
-Кечкенә чакта Сабантуйда күреп кала идем шундый "Волга"ны. Гел хыялланып йөрдем. Ул чорда "Волга" алу хәзер очкыч сатып алу кебек иде, шуңа бик сирәк кешедә генә иде. 2001 елда Юдинода бер әби бабае үлгәннән соң "Волга" сата дип ишеттем дә барып алдым, 30 мең сумга. Бабай бик сак йөргән. Сатып алганнан соң төсен яңарттым, салонны азрак тәртипкә китердем, калган бар җире, двигателе, руле, бар нәрсәсе дә заводтан ничек чыккан, шул хәлдә. Менә бу эмблема - боланы гына ни тора аның, - ди горурланып.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев