Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ана капиталына – яраксыз йорт

Район прокуратурасы ана (гаилә) капиталыннан файдалану турындагы законнарның үтәлеше тикшереп, Калатауда яшәүче Н.Нуретдинованың үзенә бирелгән акчаны максатчан тотмавын ачыклады.

Бу очракта "Балалары булган гаиләләргә дәүләт булышлыгы күрсәтүнең өстәмә чаралары турындагы" федераль закон таләпләре үтәлмәгән. Н.Нуретдинова ана капиталын, ягъни 453026 сум акчаны Явлаштауда яшәү өчен яраксыз, сүтелергә тиешле йорт сатып алуга тоткан. Нәтиҗәдә тиешле максатка ирешелми, ягъни бюджеттан бүленгән акчаны тотканга карап, балалы ананың торак шартлары яхшырмый. Ачыклаган закон таләпләрен бозу очрагын бетерү максатында прокуратура йортны сату-алу килешүен гамәлдән чыгару һәм Н.Нуретдиновадан максатчан тотылмаган ана капиталын Россия Федерациясе кеременә эзләп алуны сорап судка мөрәҗәгать итте. Суд карары белән прокуратура таләбе тулысынча канәгатьләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев