Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ата-ана бурычын үтибезме?

Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышына кертелгән беркетмәләр белән танышкач, без ата-ана бурычын үтибезме дигән сорау туа.

А. Мусинның (Саба) хатыны ана булу хокукыннан мәхрүм ителгәч, кызы әтисе җаваплылыгына тапшырылды. Кызганычка каршы, ул да ата бурычын тулысынча үтәми, эчкечелек белән шөгыльләнә, даими эш урыны юк. А. Шәриповның (Туктар) балигъ булмаган дүрт баласы бар. Ул да балаларын тәрбиялисе урында, киресенчә, эчеп кайтып, гаиләсенең тынычлыгын бозган. М.Гасыймуллин (Саба) балигъ булмаган яшүсмерне спиртлы эчемлеккә җәлеп иткәне өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Шәмәрдәндә тагын да аянычрак, балигъ булмаган балаларын тәрбияләүнең җитдилеген бөтен тулылыгы белән аңлап бетерми торган аналар бар. Шуларның берсе - Ф. Мозаффарова. Аңа 2012 елда 12 беркетмә төзелде. Әмма ул һаман да нәтиҗә ясамый, эчкечелек белән шөгыльләнүен дәвам итә, шунлыктан, балигъ булмаган улына да сүзе үтми. Ә.Дәүләтова һәм Г. Гәрәева да эчкечелеккә тартылалар, балаларына тиешле тәрбия күрсәтмиләр. Мичән авылында яшәүче Г. Гыйльметдинова белән дә шушындый ук аяныч хәл. Шәмәрдән лицее укучысы А. Әхмәтҗанова күп дәресләр калдыра, кызының киләчәге өчен кайгыртып яшәүче газиз әнисен дә санга сукмый.

Комиссия утырышына чакырылып та килмәүчеләрнең эшләре үзләреннән башка гына каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X