Батырларны бәйге көтә [+фоторепортаж]
Кичә, бүген, иртәгә

Батырларны бәйге көтә [+фоторепортаж]

Саба спорт комплексында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгы призына үткәреләчәк республика бәй­гесенә көрәшчеләр сайлап алу буенча шәхси-ко­манда турниры үткәрелде.

Үз үлчәү ка­те­горияләрендә батыр булып Тимершыктан Ленур Биктимеров (60 кг.га кадәр), Ленар Биктимеров (70 кг.), Ленар Вафин (80 кг.), Сабадан Ранис Шәвәлиев (90 кг.), Югары Симеттән Делюс Закиров (100 кг.), Данис Закиров (130кг.), Рәис Закиров (130 кг.нан югары) калды. Команда зачетында Югары Симет көрәшчеләре җиңде. Икенче урынга - "Тимершык", өченчегә "Саба" командалары чыкты. Җиңүчеләрне һәм призерларны башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов бүләкләде. Министрлык призына 20-22 октябрьдә үтәчәк бәйгегә район командасы нигездә сайлап алу турниры батырларыннан формалашачак.

Фоторепортаж


Нет комментариев