Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бер сәгать тә утсыз калмабыз [+фото]

Елның иң кыска көнендә - 22 декабрьдә -энергетикларның һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Бу - кулланучыларны электр белән тәэмин итүчеләр, көндез дә, төнлә дә икътисадның иң мөһим тармагында җаваплы постта торучылар көне.

"Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте Алабуга филиалының Саба районы электр челтәре җитәкчесе Илгиз Талипов белән әңгәмәбез һөнәри бәйрәм уңышлары хакында.

-Илгиз Исламович, кинәт кенә ут бетсә, тормыш туктагандай тоела. Мондый хәл булмасынга куйган хезмәтегезне газета укучылар да белсен әле.

-Чыннан да, без тормышыбызны электр энергиясеннән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Электрны кулланучыларга җиткерү өчен коллективыбыз кулдан килгәннең барысын да эшли. Теләсә нинди һава шартларында да линияләрдә булган өзеклекләрне, кимчелекләрне бетерергә тырышабыз. Быел октябрь аендагы гарасатта кайбер районнарда кешеләр утсыз калды. Бездә көчле җилләр исүгә карамастан, андый хәл күзәтелмәве линияләрнең ышанычлы булуы турында сөйли. Шул ук вакытта электр бирүче линияләрдә, трансформатор пунктларында ремонт уздырабыз, яңаларын урнаштырабыз. Быел "Балачак" балалар бакчасы, полиция, ветеринарлар йортларына, ФАПлар, яңа салынган күпфатирлы йортлар һәм башка объектлар электр энергиясенә тоташтырылдылар. Юлбатта кулланучылар утның уйнавыннан, приборлар янып чыгуыннан зарлана иде. Авылны өчкә бүлеп, яңа КТП куйгач, проблема хәл ителде. Югары Симеттә линияләр тулысынча изоляцияләнгән үткәргечләргә (СИП) алыштырылды, хәзер бу эш Иштуганда дәвам итә. Шулай ук төп базада, Иләбәр ярдәмче станциясендә күп эшләнде.

Хәзер ут техник сәбәпләр аркасында сүнсә дә, тормыш өчен мөһим объектларда кешеләр моны сизми калалар. Мисалга, быел Шәмәрдән хастаханәсенә 2нче категория линия эшләнүе автомат рәвештә резерв линиясеннән ток җибәрү мөмкинлеген бирә. Энергетиклар бер ел инде аварияле ремонт вакытында 300 киловольтлы дизель генератор җайланмасы (ДГУ) белән эшлиләр. Ягъни ДГУ кулланучыларны ремонт вакытында утсыз торудан коткара.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев