Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бюллетеньнәр икәү булачак

Нәкъ бер айдан Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатларын сайлаячакбыз. Гражданлык бурычыбызны беренче тапкыр гына үтәмәсәк тә, быелгы сайлауларда кайбер үзгәрешләр дә бар. Бу хакта газета укучыларыбызга район территориаль сайлау комиссиясе рәисе М.Галиуллин сөйли.

-Мәгъсум Вәлиевич, быел Дума депутатларын сайлауда кабат катнаш системага әйләнеп кай­тачакбыз. Асылын аңлатып кит­сәгез иде.

-Чыннан да, быел сайлау участокларына килүчеләргә ике бюллетень биреләчәк. Партия исемлеге һәм бермандатлы сайлау округы буенча. 2007 елдан башлап парламентарийларны партия исемлеге буенча гына сайлый башлаган идек. 2015 ел ахырында Федераль закон нигезендә бермандатлы округ­лар схемасы расланды. Ил 225 сайлау округына бүленде. Татарстан исә 6 бермандатлы округлы булды. Бу санны китереп чыгарыр өчен республикадагы сайлаучыларны Россия буенча һәр округка туры килгән сайлаучылар санына бүлделәр. 2003 елга кадәр Татарстан 5 бермандатлы округка бүленгән иде. Шулай итеп, җиденче чакырылышта Думада Татарстан вәкилләренә бер урын күбрәк биреләчәк. Саба районы Казандагы 26 номерлы Идел буе бермандатлы сайлау округына керде. Округлар буенча сәяси партияләрдән округ сайлау комиссияләренә кандидатлар күрсәтү этабы 23 июльдә тәмамланды. Татарстан буенча барлыгы 53 кандидат, шул исәптән үз-үзен 10 кеше күрсәтте. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 26нчы бермандатлы сайлау округы РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен 8 кандидат теркәлгән. Без лаеклыны шулар арасыннан сайлап алачакбыз. Аларның исем-фамилияләре алфавит тәртибендә биреләчәк. Икенче бюллетеньдә 14 сәяси партия исемлеге булачак. Сайлауларда шул партияләрнең кайсысы күбрәк тавыш җыя, шул нисбәттән чыгып Дәүләт Думасы депутатлары формалашачак. Шулай итеп, парламентта 50гә 50 принцибы буенча бермандатлы округлардан - 225, сәяси партияләрдән шулай ук 225 халык вәкиле эшләячәк.

- Район сайлау участокларында үзгәрешләр бармы?

- Районда сайлауларга әзерлек закон кысаларында алып барыла. Районда 40 сайлау участогы төзелде, комиссияләрдә 249 кеше эшләячәк. Шуларның 9ы - Сабада һәм Шәмәрдәндә. Быел Керәнне авылында сайлау участогы ябылды, халык саны күбрәк булган Ак.Бигәнәй авылында булдырылды. Басма агитация материаллары урнаштыру өчен махсус урыннар билгеләнде. Электрон тавыш бирү комплекслары куелган сайлау участоклары да арта. Түбән Утар, Олыяз, Оет, Мамалай, Төбәк һәм Туктар сайлау участокларына килүчеләр әлеге комплекслар да штрих-кодлы карточкалар белән тавыш бирәчәкләр. Сайлау участокларына 18 сентябрьдә килә алмаучыларга теркәлү таныклыгын участок сайлау комиссияләрендә 7-17 сентябрьдә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев