Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чын кыш әле килмәгән

Бу атнада кар күреп, шатланучылар күп булды. Әмма кар дигәнең генә эри дә юкка чыга. Күрше Башкортстанда салкыннар башланган да инде. Кары да шактый яуган. Тик бездә әле чын кыш килергә тагын 15 көнләп вакыт бар икән. Моны Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев әйтә.

– Кыш башланган кебек кенә булды әле. Агачлар сарысын чыгармады. Бу – бер суыткач, тагын җылытып алу. Һәм шушы вакытта агачлардан тамчы булып су тамачак. Кары да чын түгел. Ул шыгырдарга тиеш. Ә монысы чытырдый гына. Декабрьнең беренче атналарында тагын бер кат җылытып алгач, кыш киләчәк, – ди ул. – Быел кызылтүшләр дә иртә килде. Димәк, алар яшәгән урыннарда көчле салкыннар башланган. Кара каргалар исә иртәрәк китә башлады. Өч ел элек октябрьнең 15лә­рендә  китсәләр, быел 11ендә кузгалдылар. Алар бит салкыннан түгел, азык җитмәүдән китә.

 
Әмир абый авыл хуҗалыгы өчен дә борчыла. “Өченче көз туфракта дым юк. Әмма быел туң төште. Шунысы сөендерә. Башка елларны башта кар явып, аннан катыра иде. Быел исә киресенчә булды. Димәк, уңыш алуга өмет бар әле. Туң бит ул тәлинкә төсле. Җиргә дымны әкренләп биреп торачак”, – ди ул.

 

Халык сынамышларына нәрсә ди?

 
23 ноябрьдә  томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.
24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.
25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.
26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.
27 ноябрьдә көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.
29 ноябрь көнне юеш кар яву – буранга.
30 ноябрьдә  көн кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмас.

 

P.S: Быел Кабан күлендәге үр­дәкләрнең җылы якка китмичә, бездә калулары күпләрне гаҗәп­ләндерде. Хәзер биредә йөзләгән үрдәк яши. Алар 30 градуслы салкынны да кичерә ала икән. Артып китүләренә дә “тәмле ашату” килешкән.

Фото:архив/Михаил Захаров/Татар-информ

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев