Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Cовет милициясенә 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган медаль белән бүләкләнүчеләр арасында эчке эшләр органы ветераны Васил Исхак улы Габдерахманов та бар (+ тарихи фотолар)

Район автоинспекциясе бүлеге тарихында Васил абый – күпләргә билгеле шәхес.

Район автоинспекциясе бүлеге тарихында Васил абый – күпләргә билгеле  шәхес. Юлларда иминлек тәэмин итүгә үзеннән зур  өлеш кертә. Исерек хәлдә руль артына утыручыларның вакытында техникадан читләштерелүе нәтиҗәсендә 16 елда күпме гомерләр саклап калынгандыр  – монысын бер Ходай гына белә.

Васил абыйның   милициягә эшкә килүе тарихы да кызыклы гына. Германиядә хәбр бурычын үтәп кайткан Сатыш егетендә  “Кая барырга, кем булырга?” дигән сорау туа. Ул вакытта авыл яшьләренең тагын бер проблемасы була әле. Колхозчыларга паспорт алырга белешмә бирмиләр. Ә ансыз кая барасың? “Берничә ай Теләчедә эшләп, белешмә юнәлткәч, Сабага милициягә паспорт  алырга  бардым. Ә шофер таныклыгы булганнарга шәхесне раслаучы документны начальник аркылы гына бирәләр икән,  Икенче катка менсәм, тыйнак кына  майор  утыра. Безгә шофер кирәк, яңа машина да алачакбыз, уйлап кара әле, ди бу. Ул Тимербай абый Хафизов булып чыкты. Кайтып, әти-әни белән  киңәштем, үзеңә кара, диделәр. Шулай итеп,  1971 елның декабреннән милиционер-шофер булып эшли башладым,– дип искә ала Васил Исхак  улы.

Шул ук вакытта егет Сатышта кичке мәктәптә укуын да дәвам итә. Урта белем турында аттестат алгач, читән торып Васильево автотранспорт техникумын тәмамлый. 1978 елда ГАИда өлкән хезмәткәр штаты бушагач, техник-механик дипломлы Васил абый бу вазифага иң кулай кандидатура дип табыла.

Яшь инспектор эшенең беренче көннәрендә үк җаваплылыкны бөтен җитдилегендә тоя. Көн артыннан көн үтә, киеренке кизү торулардан соң ул үзенең хезмәт юлын  дөрес сайлавына ныграк инана бара. Принципиальлеге тиз арада райондагы машина йөртүчеләргә тарала. “Нишләп шулай кулың калтырый, салмагансыңдыр бит?”–  дип сорый бервакыт инспектор үзе туктаткан шофердан. “Юк, сине   күрсәм, аек килеш тә калтырый башлыйм мин”,– дип җавап кайтара тегесе. Мәзәк хәлләр дә була. Бервакыт (дэвамы "Саба таннары"газетасында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев