Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Дога белән искә алыйк, дуслар...

26 июнь иртәсендә килеп чыккан юл фаҗигасендә 8 кешенең гомере өзелде... Өченчекөн һәм кичә аларны соңгы юлга озаттылар. Үз башына килгән кеше өчен әйтеп бетерә алмаслык ачы хәсрәт бу. Ул көнне кемдер гаиләсе янына, кемдер туганнары янына ашыккан.Менә-менә кайтып җитәбез дигәндә, әҗәл дигәнең Саба чигендә саклап торган икән үзләрен...Вакытсыз өзелгән...

26 июнь иртәсендә килеп чыккан юл фаҗигасендә 8 кешенең гомере өзелде... Өченчекөн һәм кичә аларны соңгы юлга озаттылар. Үз башына килгән кеше өчен әйтеп бетерә алмаслык ачы хәсрәт бу. Ул көнне кемдер гаиләсе янына, кемдер туганнары янына ашыккан.Менә-менә кайтып җитәбез дигәндә, әҗәл дигәнең Саба чигендә саклап торган икән үзләрен...Вакытсыз өзелгән яп-яшь гомерләр, чынга ашмый калган хыяллар.Тәкъдирдән качып булмый шул...Инде Аллаһы Тәгалә якыннарына сабырлык, түземлек бирсен дип телик. Вафат булучылар да иманлы затлардан булып, рухлары мәңгелек җәннәттә урын алсын, гүрләре нурлы булсын...
Аларны яхшы сүз белән, дога белән генә искә алыйк, дуслар...

26.06.2016 көнне юл һәлакәтендә вафат булган иң кечкенә пассажир Раяз Шәрифуллин. Оҗмах кошы...

Финарис Загидуллин

Дамир Абдуллин

Эльмира Набиуллина

Рамиль Насыйбуллин

Эльмира Аухадиева

Фания Маннанова

Динара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев