Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Дулкыннар”ның район туры

24 гыйнварда Балалар иҗат үзәгендә тарихи-мәдәни мирасны сак­лау елына багышланган "Дулкыннар" республика конкурсының район туры үтте.

Конкурсантлар тарихи-мәдәни темага кагылышлы җырлар башкардылар, халык шагыйрьләре әсәрләрен һәм үзләре иҗат иткән шигырләрне сөйләп, татарларның тарихы һәм мәдәни тормышын чагылдырган рәсемнәр ясап, төрле номинацияләрдә көчләрен сынадылар. Барлыгы 16 мәктәптән 95 укучы катнашты (Саба гимназиясе, Юлбат, Түбән Шытсу, Тимершык, Шекше, Лесхоз, Икшермә, Эзмә, Сатыш, Мичән, Явлаштау, Корсабаш, Югары Симет, Олы Кибәче, Иштуган, Олы Шыңар урта һәм Олы Арташ төп мәктәпләре). "Нәфис сүз" номинациясендә - 19, "Вокал" номинациясендә - 31, "Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр" номинациясендә - 1 чыгыш, "Рәсем" номинациясендә - 44 эш каралды. Призлы урыннар алган укучылар республика этабында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев