Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы

2013 ел Россиядә Әйләнә-тирә мохитне саклау елы булачак.

Шулай ук 2013 ел Президент Рөстәм Миңнехановның Указы (20.10.2012, №883) нигезендә Татарстан Республикасында да Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, экологик культура формалаштыру максаты күздә тотыла.

Указда ТР Министрлар Кабинетына 2013 елда шушы елны уздыру буенча төп чаралар планын, аларны уздыру вакытын, җаваплы башкаручыларын, финанслау күләмен һәм чыганакларын күрсәтеп әзерләргә һәм расларга, шулай ук аны гамәлгә ашыруга контрольне тәэмин итәргә кирәклеге әйтелә. Шулай ук район һәм шәһәр башлыкларына, федераль башкарма хакимият органнарының ТР буенча территориаль органнарына, җәмәгать берләшмәләренә һәм оешмаларга ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елын әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашырга тәкъдим ителә. Массакүләм матбугат чаралары табигатьне саклау елын уздыруны киң яктыртачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X