Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Электр элемтәсе бүлеге начальнигы Тәбрис Галиев: "Бүген 6000 югары тизлекле интернет, 7780 телефон, 2800 IP телевидение абонентларына хезмәт күрсәтелә"

Районыбызда элемтә һәм мәгълүматлаштыру тармагы үсеше иллегә якын кешене туплаган район электр элемтәсе бүлеге коллективы көче белән тормышка ашырыла.

Электр элемтәсе бүлеге начальнигы Тәбрис Галиев әйтүенчә, бүген 6000 югары тизлекле интернет, 7780 телефон, 2800 IP телевидение абонентларына хезмәт күрсәтелә. Кайчандыр дөньяның чикләрен тоташтырган интернет челтәре аша язып аралашу да гаҗәп тоелса, инде бер-береңне скайп аша күреп сөйләшү дә һәркем өчен гадәти хәл санала. Районыбызда заманча технологияләрдән файдаланучылар тотрыклы рәвештә арта бара. Агымдагы елда элемтәчеләр 35 ноктага телефон тоташтырганнар, 202 абонент интернетка кушылган. Тармак хезмәткәрләре башкарган күләмле хезмәтләрнең берсе - Шәмәрдән-2, Урта Саба, Туктар, Сәрдә, Кырбаш авылларында яңа линияләр төзелеп, файдалануга тапшырылуы. Шуның нәтиҗәсендә интернетның сыйфаты яхшырып, әлеге авылларда IP телевидениене куллана башлаучыларның саны көннән-көн арта. Шулай ук электр элемтәсе бүлеге тарафыннан тагын да яңа юнәлеш, ә халык өчен куанычлы вакыйга - район күләмендә узган төрле чараларны, оешма-предприятиеләрнең концерт программаларын "Летай ТВ" абонентларына турыдан-туры эфидан карау мөмкинлеге туды. Тәбрис Галиев сүзләренә карагада, районыбызда элем­тәнең югары сыйфаты өчен ныклы инфраструктура бул­дырыла. "Коллектив алдына куелган төп максат та әнә шул - җәмгыятьне мәгълүматлаштыру, халыкка электрон хезмәтләр күрсәтү буенча мөмкинлекләрне арттыру, сыйфатлы һәм культуралы хезмәт күрсәтү", - ди тәҗрибәле җитәкче. Әлеге юнәлештә аларга быел да­ зур эшләр тапшырыла.­ Йосыф-Алан авылына яңа­ технологияләр кертү, Түлешкә, Кече Шыңар авылларына ремонтлар ясау да әлеге торак пунктларда яшәүчеләр өчен тагын да зур мөмкинлекләр ачачак. Шулай ук районыбызның 13 авылында кәрәзле телефон станцияләре (4Ж) төзелеп, за­манча элемтәдән файдаланучылар артачак. Халык санына карата телефонлаштыру буенча район электр элемтәсе бүлеге республика күләмендә иң яхшы күрсәткечләргә ия. Моны әлбәттә, үзләренә тапшырылган бурычны зур­ җаваплылык, һөнәри осталык белән башкаручы хезмәткәрләрнең уңышы дип бәяләргә кирәк. Ә андыйлар күп биредә. Мәсәлән, Шәмәрдән участогыннан ирле-хатынлы Черновлар 3000гә якын абонентка хезмәт күрсәтәләр. Озак еллар эш­ләп тәҗрибә туплаган әлеге гаилә яшьләргә өлге булып тора. Төзү эшләре бригадиры Ленар Хәсәнов та җитәкчелек тарафыннан "тырыш егет" дигән абруй казанган, яңа технологияләр инженерлары Гөлшат Хәлилова, Алмаз Галиев, Алмаз Агилов та үз хезмәтләренең элемтәне заман­ча, югары технологияләр белән тәэмин итүдә көчләрен кызганмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X