Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Халык белән очрашулар [+фоторепортаж]

Авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары башланды. Юлбат мәдәният йортына район җитәкчеләре белән очрашуга халык шактый күп килгән иде.

Авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев соңгы өч елда һәм агымдагы елның 6 аенда башкарылган эшләр белән таныштырды. Җыенда катнашучыларның юлларны, урамнарны төзекләндерүгә кагылышлы сорауларына башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов җавап бирде. "Әмма җыелышлар нинди җавап биреп булмый торган сорау табыйм икән, нинди канәгатьсезлек белдерим икән дип утыруга кайтып калмасын иде. Шул ук вакытта булган җитди сорауларны җыеннарга калдырмасагыз иде. Проблемаларның вакытында хәл ителүе мөһим",- диде Равил Гасыймов. Кичә җыен Курсабаш авыл җирлегендә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев