Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Хәзерге эш сораган яшьләр 15 меңнән дә түбән хезмәт хаклы эш турында сөйләшеп тә тормыйлар"

Иске Мичән һәм Түбән Утар авылларында район кулланучылар җәмгыяте кибетләренә сатучылар кирәк. Хезмәт хакы 6 мең сум икән. Өченчекөн Саба спорт комплексында үткәрелгән вакансияләр ярминкәсендә бер өстәлдәге шушы язуга игътибар иттем. Сатучылар булмау аркасында Түбән Утар кибете - бер ай, Иске Мичәннеке елдан артык ябык тора. Мөгаен, тиз генә ачылмаска...

Иске Мичән һәм Түбән Утар авылларында район кулланучылар җәмгыяте кибетләренә сатучылар кирәк. Хезмәт хакы 6 мең сум икән. Өченчекөн Саба спорт комплексында үткәрелгән вакансияләр ярминкәсендә бер өстәлдәге шушы язуга игътибар иттем. Сатучылар булмау аркасында Түбән Утар кибете - бер ай, Иске Мичәннеке елдан артык ябык тора. Мөгаен, тиз генә ачылмаска да охшаган. Ни өчен дисәң, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучылар әлеге вакантлы урын белән кызыксынмадылар диярлек.

Вакансияләр ярминкәсе үткәрүнең бик актуаль мәсьәлә икәнлегенә басым ясаган башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев үзенең чыгышында әйткәнчә, хәзерге эш сораган яшьләр 15 меңннән дә түбән хезмәт хаклы эш турында сөйләшеп тә тормыйлар.

-Шулай да аларны гаепләп әйтәсем килми,- диде ул.- Бүгенге заман шуны таләп итә. Әмма яхшы түләүле эш табуы җиңел түгел. Шуның өстенә мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрендә кыскартулар бара. Шул ук вакытта бүгенге ярминкәдә үк кайберәүләргә эш табу мөмкинлеге бар. Юлбат кирпеч заводы вәкиле гади эшчегә 12 мең сум хезмәт хакы түләргә ышандыра. Предприятие эшләп китә икән, премиясе дә, башкасы булырга мөмкин. Хуҗалыкларга сыер савучылар, зоотехниклар кирәк. Аннан соң үзеңнең эшеңне ачарга да мөмкинлек бар. Бүген дә ниндидер эш тәкъдим ителә икән, шуңа риза булып хезмәткә алынырга кирәк.

Әлеге чарада 10га якын оешма 20-25 төрле эш тәкъдим итте. Кызыксынучылар да булды. "Алтын Саба" җәмгыяте вәкиленә Чулпан исемле югары белемле кыз үзенең телефон номерларын калдырды. Спорт мәктәбеннән Рамил Габделмәнов утырган өстәлгә күп җыелды эш эзләүчеләр. Иң беренче булып машина йөртергә Рафис исемле егет язылды. Яңа ачылачак спорт корылмаларына эшкә 15ләп кешегә - төрле һөнәр ияләренә ихтыяҗ туачак икән. Әгәр Рамилгә үзенең адресларын калдырган 13 кеше эшле булса, ярминкә максатына ирешкән дигән сүз.

Дөрес, пенсиягә чыгарына бер-ике ел калган кешеләргә, инвалидларга кулай эш табуы кыен булып чыкты. "Миңа, сәламәтлегем буенча, җиңел хезмәт кирәк иде. Андый эш тәкъдим итүче булмады",- диде бер егет.

Олы Кибәчедән бухгалтер белемле кыз Сабага йөреп эшләүнең кыенга туры киләчәген әйтте. Менә монысы белән килешәсе килми. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Данис Габдерахманов чыгышында әйтелгәнчә, хәзер еракка йөреп эшләү практикага киң кереп бара. Кешеләргә эш 2013 елдан башлап Россия хезмәт үзәкләре биргән бердәм вакансия аша тәкъдим ителә. Шуңа күрә еракка вахта, башка алымнар белән барып эшләүгә гадәти күренеш итеп карый башларга туры киләчәк.

-Үзәкнең төп функциясендә эшсезләрне исәпкә алып, пособие түләп тору түгел, ә һөнәргә өйрәтү һәм яңа юнәлеш бирү өстенлек итәчәк, - дип аңлатты Данис Габдерахманов.- Без эшсезләргә яңа һөнәр бирүдә республикада иң алдынгы урыннарда барабыз. Яңа белгечлек алырга теләгән кешеләргә һөнәр бирергә, хәзерге көндә 140 кеше укытырга мөмкинлек бар. Бүгенге көндә эретеп ябыштыручы булып эшләргә, экскаватор, үзтөягеч йөртергә 40 кеше укый. Ягу сезоны төгәлләнү белән 100 кешене операторлыкка укытачакбыз. Шулай ук пенсионерларны һәм декретта утыручы әниләрне укыту каралган. Ә киләчәктә сезне вахта ысулы белән эшләргә читкә җибәрә башлаячакбыз. Алга таба учетта торып, пособие алу бүгенге кебек массакүләм булмаячак. Моны дөрес аңласагыз иде.

Аңлаганнардырмы-юкмы, чыгышлар бетүгә, залдагыларның күбесе китү ягын карады. Алар читкә китмәячәк инде. Хәер, вахта ысулы яшьрәкләр өчен шул. Әнә Сабада 12 ел яшәүче 54 яшьлек Тәлгат Әмиров моңарчы себергә барып эшләгән. Яше барып, хезмәт авырая башлагач, туктаган. Хәзер бер ай яшәү урынында эш эзли. Автоматлаштырылган ягу казаннары инженеры икән. Эшне Сабада белгечлеге буенча табарга тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев