Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Игелекле открытка” республикакүләм бәйгесе [+фото]

30 август - Татарстан республикасы көне уңаеннан "Игелекле открытка" республикакүләм бәйгесе игълан ителгән иде. "Президент белән бергә" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе белән берлектә Саба районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы әлеге бәйгенең район этабын оештырды.

Бәйгедә катнашу өчен балалар Республикабыз символикасын чагылдырган һәм «Безнең Республика: яратабыз һәм горурланабыз», «Татарстан Республикасы көне белән» дигән сүзләр кертелгән открыткалар ясарга тиеш иде. Анда балалар әти-әниләренә, туганнарына, дусларына һәм барлык татарстанлыларга үз теләкләрен яза алдылар.

Әлеге бәйге балаларда туган илгә мәхәббәт, әти-әниләренә, өлкәннәргә хөрмәт хисләре тәрбияли. Балалар нинди генә открыткалар иҗат итмәгән. Иҗат эшләре чигеп тә, төсле карандашлар, акварель, гуашь белән буяп та, аппликация техникасын кулланып та һәм иң мөһиме күңел җылысын салып башкарылган. Татарстан флагы, Кремль, Сөембикә манарасы, Сабантуй күренешләре шигъри юллар аша матур теләкләр белән үрелгән.

Бәйгедә катнашучы 9 яшьтән алып 17 яшькәчә 39 кешедән 42 открытка эскизы кабул ителде. Бәйгенең шартларына туры китереп ясалган иң матур 10 открытканың электрон варианты республика этабына юлланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X