Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Икшермә кадет мәктәбе “Союз – 2015 Җиңү варислары” Бөтенрәсәй яшьләр белем алу сборында [+фото]

2015 нче елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда 1 май мәйданында Казан Кремле стеналары буенда хәрби-спорт оешмаларының һәм кадет корпусларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Союз - 2015 Җиңү варислары" Казан Бөтенрәсәй яшьләр белем алу сборы старт алды.

Бөтенрәсәй сборы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов һәм Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары Васыйл Раяз улы Шәйхразиевның гомуми җитәкчелегендә уза.
Сборның оештыручылары -Татарстан Республикасы хөкүмәте, Илне саклаучыларга ярдәм күрсәтүче "Ватан батыры" (Доблесть Отечества) Региональ җәмгыять хәрәкәте һәм "Русь" хәрби көрәш регионара федерациясе.
Быел "СОЮЗ" бөтен Рәсәйдән рекорд санлы иң яхшы 46 команда җыйды, катнашучыларның гомуми саны - 600 кеше. Сбор 2015 нче елның 29 апреленнән 10 маена кадәр Рәсәйдә иң яхшы база булган Республика патриотик спорт һәм яшьүсмерләрнең чакырылыш алды әзерлеге үзәге "Патриот" та үтәчәк.
Тантаналы өлешеннән соң Казан Кремле биләмәләрендә "Стенага Стена" - батырлар уены дип аталган беренче ярышлар үтте. Аннан соң балалар данлыклы Кремль буенча экскурсия ясадылар.
Хәрби - спорт оешмаларының һәм кадет корпусларының "СОЮЗ-2015 - Җиңү Варислары" яшьләр белем алу сборы 8 ел буе бөтенроссия һәм халыкара форматта үткәрелә. Сбор биш тапкыр рәсәйдә үтте (Псков өлкәсе Великие Луки шәһәрендә - өч, Мәскәү өлкәсе Ногинск шәһәрендә, Татарстан Республикасы Яр Чаллы, Кыргызстанда - өч, Казахстанда, Украинада).
Сборда 14-17 яшьлек яшьүсмерләр катнаша.
2015 нче елда хәрби-спорт оешмаларының һәм кадет корпусларының "Союз-2015- Җиңү Варислары" Казан Бөтенрәсәй яшьләр белем алу сборының географиясе уникаль киң - РФ ның 26 регионы: Татарстан, Дагыстан, Бурятия, Удмуртия, Кырым, Саха, Приморье, Краснодар, Пермь, Алтай крайлары, Әчтерхан, Амур, Владимир, Мәскәү, Кемерова, Свердлау, Рязань, Чиләбе, Растов, Псков өлкәләре, Волгоград, Новосибирск, Самара, Томск, Тула, Ярославль.
"СОЮЗ" проектының аермалы үзенчәлеге булып килгән командалардан катнаш отрядлар оештыру тора. Балалар үз отрядларына исемнәрне үзләре сайладылар: Барс, Вымпел, Град, Беркут һ.б.
"СОЮЗ -2015 - Җиңү Варислары" Казан бөтенрәсәй яшьләр сборы 2015 елның августында Цахкадзор базасында Армения Республикасы оборона Министрлыгы тарафыннан уздырыла.
Казан шәһәрендәге Сбор программасына 10 төрдән артык спорт ярышлары (марш-брасок, стрельба, фехтование, плавоние, силовое тестирование, полоса припятствии, геревой спорт, пейнтбол ит.д), хәрби-тактик уен, тарихи викторина һ.б.
Әлеге Сборда Татарстан Республикасының данын яклап чыккан Икшермә кадет мәктәбе ОБЖ укытучысы Петров Александр Владимир улы һәм кадетлар Салахов Айрат, Ефимов Владислав, Муртазин Ильназ, Аккулов Ильяс, Галимуллин Тимур, Нургалиев Айназ, Хайруллин Динар, Петров Роман, Якупов Расим, Муллагалеев Эльвир бөтен сынауларны уңышлы үтеп 42 медальга, мактау грамоталарына һәм рәхмәт хатына лаек булдылар.
Кадетларыбызның чын ил сакчылар, ил данын яклаучылары үсәләр дип ышанып калабыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев