Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җинеп кайттылар

Күптән түгел Тәтеш шәһәрендә яшь спорт­чылар арасында стендка ату буенча республика беренчелеге узды.

Ярышларда районнан тренер Ю.Алексеев җитәкчелегендәге "Сабантуй" спорт комп­лексының атучылар командасы катнашты. Шәмәрдән лицеенда белем алучы Зилә Батыршина, яшьтәшләре арасында үзенә тиңнәр булмаганны тагын бер тапкыр раслап, 1нче урынны яулады. Бу җиңүе белән ул Россия ярышларында Татарстан Республикасы данын яклау хокукын алды.

Саба аграр көллияте укучысы Айрат Ибә­туллин турында да әйтеп үтмичә булмый. Ул "КМС"ны үтәде. Россиянең тәҗрибәле спорт мастеры Вячеслав Сергеев белән ярышып, 1нче урынга лаек булды. Тренер билгеләп үтүенчә, Айрат ярыштан ярышка яхшырак күрсәткечләргә ирешә. Хәзерге вакытта Айрат Сабагрода эшли.

Шәмәрдәннән 12 яшьлек Салават Садыйков та әлеге ярышта беренче разряд нормативын үтәүгә бик якын килде. Гомумән алганда, Сабаның яшь мәргәннәре уңышлары белән горурлана ала. Кызгыныч­ка каршы, районның тагын бер көчле юниоры - Инсаф Закиров, җәрәхәт алу сәбәпле, катнаша алмады. Җиңүчеләр арасында, һичшиксез, аның исеме дә буласы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев