9 нчы август көнне Түбән Кама районы Каенлы авылының Интернациональ урамында фаҗига була — 4 эшче канализация люгына төшеп газ белән агуланулана.
Ир-атларны икесе коткаручылар килгәнче үлә, икесен хастаханәгә салганнар иде. Берсе икенче көнне һәлак булса, кичә дүртенчесе дә бакыйлыкка күчкән.
Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе реанимациясендә канализация люкында агуланган дүртенче ир-ат вафат булган дип яза «Челнинские известия». Аның хатыны һәм ике баласы калган.


Нет комментариев