Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Каникулларны кайгысыз үткәрик

Озакламый озакка сузылган Яңа ел каникуллары башланачак. Бәйрәмнәр, каникуллар беребезгә дә күңелсез хәлләр китермәсен өчен, алдан ук саклык чаралары күрү хәерле.

Гомумән, янгыннардан һәрдаим сакланырга, профилактик чараларны вакытында күрергә кирәк. Янгыннар, ни кызганыч, күзәтелеп тора һәм алар кешеләргә зур зыян сала, фаҗигаләргә китерә. Кайбер мисалларга тукталып узыйк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 25 ноябрендә 13 сәгать 25 минутта Минзәлә шәһәрендәге йортларның берсендә янгын чыгуы хакында хәбәр итәләр. Янгын сүндерү машиналары фаҗига урынына барып җиткәндә йорт тәрәзәсеннән куе кара төтен чыгуы, ялкын телләре дә күренә. Йорт хуҗасы эштә була, ә хуҗабикә көндезге беренче яртылар тирәсендә 7 яшьлек кызын мәктәптән каршы алырга китә, ә 2 һәм 4 яшьлек балаларын өйдә бикләп калдыра. Дүрт яшьлеге кулына шырпы ала һәм шаяра башлый. Нәтиҗәдә, кәнәфигә ут каба. Ул куркудан энесен җитәкләп өйалдына чыга, әмма әниләре өстән бикләп киткән була. Әле ярый янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитә һәм сабыйларны коткара. Шундый аяныч хәлләр булмасын өчен, балаларны өйдә үзләрен генә калдырмаска, шырпыны ераккарак яшерергә кирәк. Укытучылар балаларга каникул көннәрендә урамда, өйдә, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен дөрес тоту, шырпы, башка төрле ут чыганаклары белән уйнарга ярамаганлыгы турында сөйләргә бурычлы.

Айнур Галимуллин,

районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев