Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Картингчы Динар

23-24 июль көннәрендә "Аргамак" картинг үзәгендә Идел буе-Урал федераль округы ярышларының 3нче этабы узды. Алдагы ике этапта III урыннарны алган Саба егете Динар Дәминов, бу юлы да сынатмыйча пьедесталга күтәрелде. Чираттагы уңышы уңаеннан мин аның белән әңгәмә корып алдым.

"Мин кечкенәдән машиналар яраттым,- диде Динар һәм үзенең картингыннан аерыла алмыйча сүзен дәвам итте.

-Картинг түгәрәгенә III сыйныфта укыганда йөри башладым. Үземне призерлар исемлегендә күргәч, күңел гел күтәренке була иде. Ничә тапкыр II-III урыннар алганымны инде әйтә дә алмыйм. Татарстанда узган ярышларда 7 тапкыр җинүче булып калдым. Ә Идел буе-Урал федераль округы ярышларынының өч этабында да III урын алдым. Соңгы этапта да призер булу өчен бөтен күчемне куячакмын". Җиңүләрнең серен ул болай аңлатты: "Ике сүздә генә әйтеп бетереп булмый шул аны. Әйтсәм дә, дөрес булмас. Гомумән, спортны яратам һәм картингка күп вакытымны багышлыйм. Картингка йөрүче укучыларга да шундый ук теләкләр. Курыкмасыннар, тырышсыннар һәм, әлбәттә, хыялланудан туктамасыннар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев