Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күңелдә - якты тәэсирләр

Ел буе эшләп арган һәркем ял итәргә җәйне зарыгып көтә. Ялны һәркем үзенчә сайлый. Кемдер өендә, телевизор каршында ятып торуны кулай күрә, кемгәдер чит илләрдә кояш астында кызыну ошыйрак төшә.

Ә мин инде икенче ел җәемне "Сәләт"кә барыр идем" - дигән уйлар белән көтәм. Узган җәйдә "Сәләт-Саба" аланында булсам, быел "Сәләт-Раушан"га юл тоттым. Әлеге алан Лаеш районында, урман эчендә урнашкан. Табигать кочагында ял итү үзе әкияткә тиң. Ә мондагы укытулар, дәресләр, мастер-класслар үз-үзеңне үстерергә, белемеңне арттырырга мөмкинлек бирә. Әлеге аланга эләгү җиңел түгел: балаларны зур сайлаулар аша, бөтен Рәсәй һәм чит илләрдән дә җыялар. Мәсәлән, Прагадан Булат, үзенә 13 яшь кенә булуына карамастан, төрле конкурсларда җиңү яулап, әлеге сайлауны уза алган.

Тагын шунысын да искәртеп китәсем килә: "Сәләт-Раушан"га татар телен камил белгән балалар гына бара ала. Татар телен саклап калу һәм аны бөтендөнья дәрәҗәсенә күтәрү сәлкешнең төп вазыйфаларының берсе булып тора. Әмма синең татар телең аксый, ләкин Диплом-грамоталарың сайлауны үтәр­лек булса, борчылма: биредә татар теле дәресләрендә укытучылар барысын да тиз һәм җиңел генә өйрәнергә ярдәм итәчәкләр.

Гомумән алганда, "Сәләт" - ул зур бер гаилә. Монда бар да бер-берләренә ярдәм итеп, булышып яшиләр. "Сәләт-Раушан" аланы сәлкешләрне канатландырып, яңа ачышларга, яңа идеяләргә, дусларга баетып җибәрүче искиткеч алан. Бәлки кемдер минем хакта: "Ял да итә алмыйча, бер аен уздырып җибәргән инде" - дип уйлыйдыр... Ләкин мин ышандырып әйтә алам: "Сәләт-Раушан-2015" миңа ел буена җитәрлек якты тәэсирләр бирде.

Гөлүсә Арикеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев