Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кибәче авыл җирлегендә яшәүчеләр Болгарга барганнар [+фоторепортаж]

Татар халкы өчен Болгар җире изге урыннардан санала. Соңгы елларда Изге Болгар җиренә игътибар артты. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелендәге "Яңарыш" фонды тарафыннан Свияжск һәм Болгар күп яңарышлар кичерде, төзекләндерелде. "Безгә, Саба районы Олы Кибәче, Кече Кибәче һәм Төбәк авылында яшәүчеләргә шул үзгәрешләрне күреп кайту, тарихы Ватаныбызга аяк...

"Үзенең тарихи ватаны дип санаган, яки борынгы тарих белән кызыксынган кешеләрнең бу изге җиргә килеп аяк басуы соңгы елларда бермә-бер арткан. Без килгән көнне дә туристлар шактый күп иде. Халык бирегә чистарыну, борынгы бабалары рухына дога кылу өчен килә.
Соңгы елларда яңабаштан торгызылган биналар күз явын алып тора: дөньядагы иң зур Коръән сакланган музей, Зур манара, Хан сарае, хуҗалык биналары, икмәк музее комплексы, Ак мәчет, туристлар шәһәрчеге, порт һәм сәүдә комплексы...
Экскурция барышында без Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, Хан төрбәсе, Кече манара, Кара пулат, Ак пулат, Хан мунчасында булдык. Бу биналар - борынгы архитектура һәйкәлләре. Мавзолейларның, Ак пулат һәм Кара пулатның да тарихы кызыклы. Шәһри Болгарның безнең көннәргә кадәр сакланып калган күркәм һәйкәлләреннән берсе - Кара пулат. Берәүләр аны төрбә булган дисә, икенче төркем галимнәр Кара пулатны хөкем сарае булган дип фаразлый.
Икмәк музее дип исемләнгән зур комплекс Болгар тыюлыгы территориясеннән тыш төзелгән. Ул интерактив музей буларак эшли.
Кече манара безнең көннәргә кадәр сакланган бердәнбер манара, ә мәчет сакланмаган. Аның биеклеге 21 метр.
Безне Болгар җирендә каршылаган Ак мәчет әллә кайдан ук күренеп тора. Ул бик затлы итеп эшләнгән, матур орнаментлар белән бизәлгән. Иң дулкынландыргыч мизгелләрне дә шушы Аллаһ йортында кичердек.
Болгар шәһәре - һәрбер татар кешесе өчен изге урын. Шәһре Болгар җирләрендә булып, борынгы бабайлар йөргән юллардан узу - безнең өчен зур шатлык булды. Бу сәяхәт безнең күңелләрдә халкыбыз тарихына ихтирамыбызны һәм кызыксынуыбызны арттырды. Болгар дәүләте турында күп мәгълүмат тупладык. Безне оештырып озатып җибәрүче Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин Айрат Камиловичка, мәдәният, китапханэ хезмәткәрләренэ олы рәхмәтләребезне белдерәсебез килә", - диде авыл халкы исеменнэн Тэнзилэ апа Кашаева.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев