Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Көннән көн "Сәләт-Саба" аланы кыза бара!

Көннән көн "Сәләт-Саба" аланы кыза бара! Сәлкешләр мастер-классларда бик актив катнашалар: кайсылары волейбол уйный, кайсылары әдәби тәнәфес үткәрә, ә кайсылары кул эшләре белән шөгыльләнәләр.

Шулай ук кичә безнең аланда дебатлар үткәрелде: кызлар-егетләр төрле темаларга карата үзләренең фикерләрен белдерергә, башка кешеләрне инандырырга өйрәнделәр. Кич белән иң күңелле чара - Шаяннар һәм Тапкырдар турниры узды, һәм анда 6 команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча "Суслики" командасы барысын да уздырды һәм Кубок отты. Бүген безне сменаның темасына бәйле тагын бер сихерле квест үтәчәк. Төркемнәребез ниндидер сихер буенча буталып беткән, һәм бу сихерне җиңеп булыр микән?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев