Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Команда – 2013” проекты

Шушы көннәрдә Балалар иҗат үзәгендә Казанда узачак XXVII җәйге унивирсиада турында күбрәк материал туплау максатыннан, республикакүләм "Команда - 2013" проектының муниципаль этабы узды.

Анда иң яхшылар дип табылган ун мәктәп үзенең командасын тәкъдим итте. "Чит телдә Казан буенча сәяхәт" дигән иҗади программа буенча Казан шәһәренең тарихы өйрәнелде, мәдәни һәм спорт обьектларына экскурсияләр оештырылды. "Без - "Казан - 2013" волонтерлары" дигән темага һәр команда мәктәптәге волонтерлык эшчәнлеген роликлар аша күрсәтте. "Универсиадада катнашачак илнең иҗади визиткасы" дип аталган өлештә һәр катнашучы команда шул илнең мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, телен, киемен өйрәнеп, шуны визиткада күрсәтте.

Командаларның иҗади программалары, проект нигезләмәләре баллар белән бәяләнде. Муниципаль этапта I-II-III урыннарны яулаган Килдебәк, Олы Шыңар урта, Олы Арташ төп мәктәпләре командалары "Команда - 2013" проектының зона ярышларында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X