Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Концертлар дәвам итә

16 һәм 24 март көннәрендә район финанс-бюджет палатасы, ТР казначылык департаментының Саба территориаль бүлеге һәм Федераль казначылык департаментының Сабадагы офисы коллективларының иҗат-отчет концерты зур уңыш белән барды.

Тамашачылар соравы буенча концерт Саба мәдәният йорты сәхнәсендә ике тапкыр куелды. Финансчылар һәм казначылар тамашачыны күз явын алырлык сәхнә костюмнары кигән егет-кызларның күмәк биюләре, моңлы һәм халыкчан, шулай ук заманча җырлары, көлеп туймаслы тормышчан скетчлары белән җәлеп итте. Концертны бюджет-палатасы һәм казначылык департаменты җитәкчеләре үзләре алып барды. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та соңыннан сәхнәгә күтәрелеп: "Җитәкчеләр үзләре алып барган иҗат концертын беренче мәртәбә күрәбез. Коллективтагы дуслык, бердәмлек хезмәтне дә, мәдәни чараларны да уңышлы итә",- дип үзешчән сәнгатьтә катнаөшучылар чыгышына югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X