Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Кояшкай" да супер ял! [+фоторепортаж]

Балаларны халыкара яклау көненнән укучыларның җәйге ялы башланды.

Быел көндезге мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьларында - 1100дән артык, "Кояшкай"да 2 сменада 280, палата тибындагы лагерьларда ("Олимп", "Яшьлек", "Юность") 200 бала ял итәчәк. Моның чыгымнары республика бюджетына 5,989 миллионга төшәчәк. Ата-аналар миллионга якынын түли. Икшермә кадет мәктәбе-интернаты базасындагы "Кояшкай" лагерен ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев катнашып, 70 балага матур ял теләде. Өлкән әйдаманнары Айзилә Мостафина әйтүенчә, алар 22 мәктәптән килгәннәр һәм бер атна дәвамында авиамоделизм, роботлаштыру, кулинария юнәлешләрендә шөгыльләнәчәкләр, техник иҗат серләренә төшенәчәкләр. Әйтик, Юрий Усов алып барган түгәрәктә күккә ракета очыру, квадрокоптер белән идарә итү өлкәннәрне дә кызыктырырлык.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев