Мобилизацияләнгән татарстанлыларга 350 дән артык “әни бәлеше” тапшырылды
Татарстанда Россия хатын-кызлар берлегенең төбәк бүлеге – «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылган “Әни бәлеше” республика акциясе дәвам итә. Аңа бөтен республикадан диярлек мобилизацияләнгән хәрбиләргә күчтәнәчләр һәм кирәкле әйберләр җибәрүче хатын-кызлар кушылды.
Казан танк училищесы полигонындагы мобилизацияләнгән сугышчыларга 350 дән артык татлы бәлеш тапшырылды. Аларны республиканың Питрәч һәм Аксубай районнары хатын-кызлары пешерде.
Ә узган ялларда акция кысаларында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җитәкләгән “Татарстан хатын-кызлары” региональ иҗтимагый оешмасы вәкилләре мобилизациягә эләккәннәргә “Ярдәм” хәйрия фондыннан 100 бәлеш, шулай ук Марий Иле хатын-кызлары ясаган 200 килограммга якын пилмән һәм 20 газ пешергече тапшырды. Иртәгә исә Казанда мобилизацияләнгәннәр өчен Мари Иле артистлары концерт күрсәтәчәк.
“Татарстан хатын-кызлары” оешмасы вәкилләре әйтүенчә, мобилизацияләнгән сугышчылар республика акциясе кысаларында җыелган күчтәнәчләрне зур рәхмәт белән кабул итә.
Искәртеп узабыз, октябрь азагында “Әни бәлеше” акциясе кысаларында Казанның җыелма пунктында мобилизацияләнгән татарстанлылар 2 меңнән артык бәлеш һәм башка тәм-томнар, шулай ук бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр һәм аптечкалар алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев