Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Музыкаль десант” килә

Район мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы тарафыннан авыл халкының хезмәт белән кайнап торган җәй айларына ямь һәм рухи көч өстәү максатыннан оештырылган "Музыкаль десант" дип аталган концертыбызның беренчесе Кече Кибәче авылы мәдәният йортында булды.

Өч сәгатьлек шоу программада районыбыз тамашачылары күңеленә юл салган җырчыларыбыз Лилия Мансурова, Энҗе Нурисламова, Гөлзилә Нурмөхәммәтова, Булат Гыймадиев, Ләйсән Гыйззәтуллина, Тимершык һәм Сатыш мәдәният йортлары сәнгать җитәкчеләре Айдар Хантимеров, Фаил Шәфигуллин, талантлы яшь үзешчәннәребез Булат Нәҗипов (Мишәбаш авылыннан), Илназ Мусин (Сатыш), Гөлинә Баһавиева (Тенеки), Ләйсән Нәҗметдинова, Альбина Нәҗмиева, Динар Нәҗметдинов, Фәрит Имаметдинов (Саба), Рәзинә Сәлахиева (Иләбәр), Энҗе Шәфигуллинаның (Сатыш) чыгышлары көчле алкышлар белән кабул ителде. Программаны Энҗе Нурисламова һәм Гөлзилә Нурмөхәммәтова тамашачылар белән оештырылган биюләр, күңелле уеннар белән үреп алып бардылар. Концертның музыкаль бизәлешен Фәнис Якупов, Наил Абдуллин һәм Булат Гыймадиев төрле төсләр балкышына кертеп сәхнәне нурга күмделәр.

Концерттан соң күрше Теләче районыннан килгән тамашачылар: "Мондый шоу-концертларны ике район арасында да оештырып булмасмы?"- дигән тәкъдим белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Бу үзе үк авыл халкының күңеленә якын ял чараларының кирәклеге турында сөйли.

Без быел бишенче җәйге концерт сезонын башладык, ул түбәндәге график нигезендә дәвам итә: 28 июль - Килдебәк, 31 июль - Олы Нырты, 2 август - Түбән Шытсу, 4 август - Кече Шыңар, 8 август - Өчнарат, 11 август - Явлаштау, 15 август - Кызыл Мишә, 18 август - Иштуган, 22 август - Керәнне, 25 август - Олыяз.

29 август көнне "Музыкаль десант" республика көнен каршылау уңаеннан Саба үзәк мәйданына "төшәчәк".

М.Кәримов,

район мәдәният йортынын әйдәп баручы методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музыкаль десант