Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“ӘНИ ДИЕП ӘЙТЕР КЕШЕҢ БУЛСЫН”

Әниләр турында нинди генә җырлар җырланмаган да, нинди генә әсәрләр иҗат ителмәгән! Әмма газиз кешеләребезне күпме генә олыласак та, алар каршындагы изге бурычыбызны мәңге түләп бетерә алмабыз кебек.

Һәркемнең бу дөньяга тормыш бүләк иткән, назлап-сөеп үстергән кадерле кешесе турында башкаларга да ишеттерәсе килгән аерым сүзләре, якты хатирәләре бардыр. Якынлашып килүче Аналар көне уңаеннан газетабызда әнә шундый эчтәлектәге язмаларга "Әни диеп әйтер кешең булсын" дигән исем астында бәйге игълан итәргә булдык. Анда ана белән бала мөнәсәбәте яки аналарның гыйбрәтле язмышлары, бәлки әниегезнең тормыш юлында булган һәм сезгә бик тә тәэсир иткән берәр вакыйга турында сөйләнергә мөмкин. Уңышлы дип табылган язмалар газетабыз битләрендә урын алачак, шулай ук сайтыбызга (www.saby-rt.ru) да урнаштырылачак. Иң яхшы язма авторларына редакциянең Грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Хатларыгызны көтеп калабыз, дуслар!Язмалар 23 ноябрьгә кадәр кабул ителә, аларны редакциябезнең электрон почтасы аша да юллый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X