Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Онытмабыз сине, Динә... [фоторепортаж]

“Динә авылыбызның бик актив, акыллы, тырыш, җирлектә үткән һәр чарада теләп катнашу­чы, бар яктан үрнәк кы­зы иде”, - диләр авылдаш­лары.

Кызганыч, әле тор­мышы башланып кы­на килгән 19 яшьлек чәч­кәдәй кыз бала турында бүген “иде” дип сөйләргә кала... Аның гомере быел июнь аенда фаҗигале рә­вештә өзелә. Узган шим­­бәдә Сатыш авы­лын­да Динә Фәрит кызы Галләмованың якты ис­тә­легенә хатын-кызлар командалары арасында волейбол турниры үт­кә­­релде. Чараны авыл имамы Алмаз хәзрәт Га­лимҗанов Динәнең рухына дога кылып ачып җи­бәрде. Гөлнара һәм Фәрит Галләмовлар кыз­ларын онытмаулары өчен дусларына, ярыш­ны оештыручылар­га, кил­­гән командалар­га рәх­мәтләрен җиткер­де­ләр. Ачылыш тантана­сын­­да муниципаль рай­­он башлыгы урынбаса­ры Расих Закирҗанов та кат­­нашып, Динәнең якын­­нарына сабырлык һәм турнирның дә­вам­­лы булуын теләде. Дус­­лары Динә белән бәй­­ле хатирәләрен яңарт­тылар.

    Турнирда Саба, Телә­че районнарыннан кил­гән һәм Динәнең Ка­зан педагогика көл­лия­тендә бергә укыган төркемдәшләре - барлыгы 8 команда катнашты. “Динә спортны бик яратты. Күп тапкырлар волейбол, баскетбол, фут­бол, җиңел атлетика, чаңгы буенча район ярышларында призер булды. Аралашучан, ачык кыз иде. Турнирда катнашучыларның күп­леге аны ничек хөрмәт итү­ләренә дәлил”, ди­де Сатыш авыл җир­ле­ге башлыгы Фаил Шәфигуллин.

    Ярыш нәтиҗәләренә килсәк, 1 урынны “Шәтке” (Теләче районы) командасы яулады. 2урында “Симет” (Саба районы), 3 урында “Бигәнәй” (Саба районы) командалары.

    Бала хәсрәте -йөрәктән гомергә җуелмаслык яра. Динәнең әти-әнисе, якыннарына Аллаһ Тә­галә сабырлык бирсен. Ә дуслары аның турындагы якты хатирәләрнең җуелуына юл куймаслар, Динә Галләмова исемен оныттырмаслар,дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X