Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ПИОНЕРЛАР ЮБИЛЕЕ АЛДЫННАН

Биектау районында урнашкан "Костер" укыту-сәламәтләндерү үзәгендә Пионерия хәрәкәтенең 90 еллыгына багышланган җыен-киңәшмә булды.

Анда Шекше урта мәктәбеннән педагог-оештыручы Резеда Габдрахманова һәм районыбызның иң актив укучылары балалар думасы спикеры Саба кадет-интернат мәктәбенннән Илзирә Газизова, Саба гимназиясеннән Алинә Әхмәгалиева катнашты. Активистлар балалар оешмасының эше турында презентацияләр якладылар, яңа уеннар өйрәнделәр, анкеталарга җаваплар бирделәр, шулай ук барабан кагу, быргы кычкырту буенча мастер-класста катнаштылар. Районнардан алып килгән экспонатлардан бай күргәзмә төзелде. Арча педагогия көллияте укытучылары Кадрия Хәнәфиева һәм Мәгудә Габидуллина пионерия тарихы турында кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Варислар оешмасы рәисе Семен Фёдоров йомгаклады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев