Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Полиция хезмәткәре 73 яшьлек велосипедчыны таптатуда шикләнелә

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары үткәрелә

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Биектау районара бүлегендә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Алексеевск районы буенча бүлегенең кизү тору часте оператив дежурные 37 яшьлек И. Н.ка карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять Кодексының 264 нче маддәсенең 4 нче часте (исерек халәттәге затның юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүе) буенча җинаять кылуда шикләнелә.

Башлангыч фараз буенча, 2014 нче елның 14 июнендә кичен Балык Бистәсендә, Шәймәрданов урамындагы йортларның берсе янында, алкоголь исереклелеге халәтендәге Н., "Лада Приора" автомобиле белән идарә итеп, 73 яшьлек велосипедчыны таптата. Алган җәрәхәтләреннән ир-ат урынында ук җан бирә.

Н. гаебен таныган. Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү двәам иттерелә, дип хәбәр итә Россия ТК ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев