Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Район китапханәсенең уку залында китапханәбезнең даими китап укучыларыбыз белән “ Утлы еллар кайтавазы” очрашу кичәсе узды

Җиңү көне! Илебезгә 71 нче тапкыр җиңү язы якынлаша. 6 майда район китапханәсенең уку залында китапханәбезнең даими китап укучыларыбыз белән " Утлы еллар кайтавазы" очрашу кичәсе узды.

Кичәне китапханәчеләр Гөлнара Мостафина, Альбина Шамилова махсус язылган сценарий буенча алып бардылар. Тарихи-документаль китаплардан оештырылган китап күргәзмәсе укучыларга тәкъдим ителде. Очрашуга килүчеләр: үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Балачагы сугыш чорына туры килгән, ятим үскән Гатауллина Ракибә апа үзенең бик авырлыкта узган балачак хатирәләре белән уртаклашты. Миннегөл Манихованың укыган шигырьләре күпләрне тетрәндерде. Муса Абдуллинның әниләргә багышланган чыгышы, ветеран укытучы Равил Гомәровның Сабада сугышта катнашкан кешеләр турындагы эзләнүләре зур кызыксыну уятты. Очрашу тыныч көннәрнең кадерен белеп яшәргә язсын дигән изге теләкләр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев