Районда 5 сентябрьдән "Частник" профилактика операциясе башланды.
Чара 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Операция барышында "Гостехнадзор" идарәсе ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар оештырып, шәхси һәм юридик затлардагы трактор, аларның тагылмалары, үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә кагыйдәләрне төгәл башкаруга, ел саен уздырыла торган техник карауга, теркәү кагыйдәләренә игътибарны юнәлтәчәк. Шулай ук тракторист-машинистның таныклыгы һәм гражданлык җаваплылыгының мәҗбүри иминиятләштерү полисы булу-булмауны тикшерәчәкләр.


Нет комментариев