Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбызда урамнар төзекләнә

Районыбызда торак пунктлардагы урам-юл челтәрен төзекләндерү республика программасы буенча быел да күп эшләнә.

Моның матур мисалын Эзмә авылында да күрдек. "Татавтодор"ның Саба филиалы юл төзүчеләре Пионер урамына - 285 метр (фотода), Тукай урамына 155 метр арада вак таш салып, норматив хәлгә китергәннәр. "Моңарчы урамыбыз яз-көз йөреп, техника белән кереп булмаслык хәлгә килә иде. Машиналар батып калды. Ниһаять, мондый хәлгә чик куелды дип уйлыйбыз. Юлчылар бик пөхтә эшләделәр. Инде авыр техника йөреп бозып кына бетермәсен"- ди Пионер урамының иң аргы башындагы йортта яшәүче Ренат Сәлахиев. Филиалның план-техник бүлегеннән әйтүләренчә, быел барысы 14 авылның 18 урамына вак таш түшәлгән, 20 миллион сумлык эш башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев